Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 октябрь 2019, 14:34

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитешми

Белем йортларының җитешмәве аркасында тыгынлык сизелә.

Белем йортларының җитешмәве аркасында тыгынлык сизелә.

Бу турыңа “Уфа шәһәренең үсеше һәм проблемалары”, дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында хәбәр ителде.

Уфада мәктәптәге урыннар саны, бары, 51 процент тәшкил итә. Мисал өчен, норма буенча 1 мең кешегә, 160 урынына, нибары, 82 урын бар. Балалар бакчаларындагы урыннар белән тәэмин ителү 83 процент тәшкил итә. Моның берничә сәбәбе бар. Соңгы елларда күпләп йортлар төзелгән Сипайлово һәм Инорс районнарында мәктәпләр дә, балалар бакчалары да аз төзелгән. Икенче сәбәбе- үзгәртеп корулар чорында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының күпләп ябылуы яки башка юнәлешкә үзгәртелүе. Мәсәлән, 1991 елда Уфада 360 балалар бакчасы булган, бүген шуларның 124 е генә эшли. Шуңа күрә дә якын биш елда, күпләп яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, стратегик планга кертелде.
Читайте нас: