Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 октябрь 2019, 17:07

Ветераннарга түләүләрне арттырачаклар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 1 гыйнварыннан ветераннарга айлык түләүләрне арттыру турындагы законга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 1 гыйнварыннан ветераннарга айлык түләүләрне арттыру турындагы законга кул куйды.

“Документка ярашлы рәвештә, киләсе елның башыннан сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган кешеләргә түләүләр 553,28 сумнан 600 сумга кадәр тиклем арта, - дип хәбәр итте Башкортстан Хезмәт министрлыгының матбугат сәркәтибе Роза Кузьменко. – Реабилитацияләнгән кешеләргә айлык түләүләр 659,68 сумнан 700 сумгача; тыл эшчәннәренә – 415,15 сумнан 450 сумга тиклем; хезмәт ветераннарына 376,06 сумнан 400 сумгача арта.

Пенсия танытмасына льготага хокук турында кушымтасы булган хезмәт ветераннарына, шулай ук озайлы эш стажына ия булган хезмәт ветераннарына түләүләр 145,93 сумнан 200 сумга тиклем күтәрелә”.
Читайте нас: