Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 октябрь 2019, 16:59

Зур сәяхәт көтә

Башкортстанда тревел-шоу форматында яңа социаль проект старт ала. Ул “Зур гаиләнең зур сәяхәте” дип аталачак. Аны Архангель районы хакимияте белән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра.

Тапшыруның төп геройлары республикада яшәүче күп балалы гаиләләр булачак. Һәр чыгарылышта икешәр гаилә Башкортстанның матур һәм үзенчәлекле урыннары буйлап сәяхәткә чыга. Беренче булып Архангель районыннан Семенчук һәм Бүләкколовлар гаиләсе сәяхәткә юлланачак.

Проектны төшерү 4 октябрьдә башлана. Елгалар буйлап салларда йөзү, мәгарәләрдә йөрү, республика халыкларының гореф-гадәтләрен өйрәнү – тур ике көн дәвам итә, шушы вакыт эчендә гаиләләр бердщмлеген кърсщтергщ ёщм җиңүгә омтылырга тиеш.

Җиңүчеләрне социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр.

Тревел-шоу дүрт сезон барачак. Елның төрле вакытларында тамашачы республиканың төрле урыннарын күрәчәк. Бу проект экология проблемасын да күтәрәчәк, тирә-як мохиткә сак мөнәсәбәтне күрсәтәчәк.

Проект турындагы җентекле мәгълүматны “Вконтакте”да рәсми төркемдә белергә була.

Читайте нас в