Барлык яңалыклар
Социаль мохит
27 сентябрь 2019, 02:50

12 гаиләне тораксыз калдырмакчы булганнар

19-20 апрельдә Байкал аръягы краенда, урман янгыннары чыгып, 17 торак пункты зур зыян күргән, 36 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган иде.

19-20 апрельдә Байкал аръягы краенда, урман янгыннары чыгып, 17 торак пункты зур зыян күргән, 36 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган иде.


Күрелгән зыян күләме 1 миллиард сумнан бәяләнде. 25 апрельдә Читада үткән киңәшмәдә Владимир Путин янгында каза күрүчеләрне тиз вакыт эчендә торак белән тәэмин итәргә кушкан иде.
Ул чакта торакларын тернәкләндерүгә һәм яңасын сатып алуга 148 гаилә гариза бирде. Ләкин, тиешле документлары булмау сәбәпле, 12 гаилә белән катлаулы хәл килеп туа. Менә, ниһаять, прокуратура таләбе буенча аларның барысын да торак белән тәэмин иткәннәр. 12 гаиләнең 11е яшәр урынны Читада, тагын берсе туган районында сайлаган.
Читайте нас: