Кыскартуга җитештерүче сәнәгатьтә эшләүчеләр белән чиновникларның эләгү ихтималы зур. Росстат биргән мәгълүматларга караганда, быелгы елның икенче кварталында эш бирүчеләр шундый планнары барлыгын әйткән. Бу я штатны кыскарту, я оешма бетү белән бәйле. Кешеләрнең реаль керемнәре төшү сәбәпле, куллану азайды, товарлар аз сатып алына, шуңа җитештерү оешмалары штатларын кыскартырга мәҗбүр.