Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 сентябрь 2019, 02:42

Социаль йортлар төзиләр

Ятим балалар, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм күпбалалы гаиләләргә социаль йортларлар төзеләчәк.

Ятим балалар, табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм күпбалалы гаиләләргә социаль йортларлар төзеләчәк.

Аларны төзү буенча дәүләт программасын Ставропольеда әзерләячәкләр.


“Әле хокук кырында да, проектлы документация эшләү өлкәсендә дә аны тормышка ашыру механизмын әзерләү бара” –дип белдерә өлкәнең төзелеш министрлыгы.
Төзелеш һәм архитектура министры Алексей Когарлыцкий сүзләренә караганда, төрле торак пунктларында мохтаҗлыкны гына түгел, аерым категория гражданнарга торак бүлү алгоритмын да билгеләргә кирәк.
“Киләчәктә проект-смета документациясен әзерләүгә чыгымнарны экономияләргә булышучы тикшерүләрне исәпкә алганда, күпфатирлы йорт проекты универсаль булыр дип фаразлана, – дип белдерелә хәбәрдә.
Июльдә Владимир Путин РФ хөкүмәтенә керемнәре күп булмаган гражданнарны торак белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләргә ипотека процентын киметү механизмнарын эшләргә боерган иде.
Читайте нас: