Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 сентябрь 2019, 12:32

Башкортстанда "Система FEST" масштаблы социомәдәни фестивале үтәчәк

“Система” хәйрия фонды “БЭСК” акционерлар җәмгыяте партнерлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән 29сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Башкортстанда масштаблы социомәдәни фестиваль үткәрәчәк. “Система FEST”та БРның 5 шәһәре катнашачак.

“Система” хәйрия фондының президенты Анна Янчевская
“Система” хәйрия фондының президенты Анна Янчевская
“Система” хәйрия фонды “БЭСК” акционерлар җәмгыяте партнерлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән 29сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Башкортстанда масштаблы социомәдәни фестиваль үткәрәчәк. “Система FEST”та БРның 5 шәһәре катнашачак.


“Система FEST” фестиваленең төп максаты – республика халкының тормыш сыйфатын һәм социаль активлыгын арттыру, шул исәптән социаль учреждениеләрдәге балаларга, күп балалы, аз керемле гаиләләргә һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү.

“Төбәк халкы өчен без мәдәни, фәнни һәм мәгариф инициативаларын үз эченә алган зур программа әзерләдек. Шулай ук программаның бер өлешен без балалар куркынычсызлыгы һәм белем бирү оешмаларында травма профилактикасына бәйле мөһим проблемаларны хәл итүгә багышладык”, – ди “Система” хәйрия фондының президенты Анна Янчевская.

Фестиваль башкалабыз Уфада 29 сентябрьдә “Мәдәни ял” акциясе белән башланып китәчәк.


Әлеге чара кысаларында М.В.Нестеров исемендәге башкорт дәүләт сәнгать музееның ишекләре көн буена ачык булачак. Һәр теләгән кеше бушлай рус һәм чит ил фарфоры күргәзмәләрен, XVIII–XIX гасырлардагы рәсем сәнгате экспозицияләрен, Михаил Нестеров картиналарын һ.б. күргәзмәләрне карый алачак.

“Мәдәни ял”ның мөһим өлеше – ул интерактив программа. Ягъни экскурсияләр, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, рәсем сәнгате турында лекцияләр. Мәсәлән, мастер-классларда “Эбру” дигән борынгы көнчыгыш техникасы буенча үсемлек буяулары белән рәсем төшерергә, я йоннан панно эшләргә, үз кулларыгыз белән фоамираннан брошь ясарга һ.б. һ.б. өйрәнә алачаксыз.

«Мондый акцияләр музей мәдәнияте, танылган рәссамнарның иҗаты белән якыннанрак танышырга, вакытны гаилә белән бергә үткәрергә мөмкинлек бирә. «Мәдәни ял» киләчәктә дә уңай үсеш алыр дип ышанабыз», - ди М.В. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегулов.

Шуннан соң “Система FEST” БРның кайбер шәһәрләренә юл алачак: 30 сентябрь – Благовещенск, 1 октябрь – Бөре, 2 октябрь – Ишембай, 3 октябрь – Мәләвез. 4 октябрьдә ул яңадан Уфага киләчәк.

Санап үткән шәһәрләр халкын бай программа көтә: кино күрсәтү һәм лекцияләр белән мобиль планетарий, Рус музее коллекциясеннән И.К. Айвазовскийның картиналары репродукцияләренең мобиль күргәзмәсе, һөнәрчелек буенча мастер-класслар, тематик квестлар, мавыктыргыч тәҗрибәләр һ.б. һ.б..

Фестиваль кысаларында хәйрия фонды чаралар үткәрелгән шәһәрләргә балалар социаль һәм мәгариф оешмаларына китапханә фондларын тулыландыру өчен актуаль китаплар, төбәк мәктәпләре өчен ноутбуклар, балалар иҗаты өчен комплектлар, балаларга электр техникасы нигезләрен аңларга ярдәм итүче конструкторлар, шулай ук лицензияле фәнни фильмнар белән комплектланган мобиль планетарий тапшырачак.



Читайте нас: