+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Новости на русском
VK
Одноклассники
Telegram
Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 сентябрь 2019, 16:48
1 октябрьгә кадәр сайларга онытмагыз
Льготникларга 1 октябрьгә кадәр киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайларга кирәк.
Башкортстанның Пенсия фонды льготникларга 1 октябрьгә кадәр киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайларга кирәклеге турында хәтерләренә төшерә.
“Гамәлдә булган льготалар алу формасын саклау өчен гариза язарга кирәкми, - ди Башкортстан Пенсия фонды идарәсе управляющие Фоат Хантимеров.
– Пенсия фонды сайтындагы “Гражданинның шәхси кабинеты”нда электрон сервистан файдаланырга була. Аның ярдәмендә гаризаны интернет аша да юлларга була”.
Әлеге вакытта социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1121,42 сум тәшкил итә. Шуларның:
863,75 сумы – кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итүгә;
133,62 сумы – санаторий-курорт дәвалавына юллама алуга;
124,05 сумы – шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына барып, кире кайту өчен.
Читайте нас в