Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 сентябрь 2019, 03:25

Радий Хәбиров Софья язмышын шәхси контрольгә алды

Нәни кызның кул һәм аяк бармаклары тумыштан бөтәшкән. Софьяның гаиләсе Стәрлетамак районының Алатаны авылында фәкыйрь шартларда очын-очка ялгап яши.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Стәрлетамактагы “Радуга добра” җәмәгать оешмасы волонтерлары Софья Гыйзәтуллина хакында мәгълүмат урнаштырды.

Өлкәннәр игътибарына һәм курчалавына мохтаҗ Софья хакында республика Башлыгы Радий Хәбиров кызыксынды. Сабыйның язмышын ул шәхси контрольгә алуын белдерде.
Нәни кызның кул һәм аяк бармаклары тумыштан бөтәшкән. Софьяның гаиләсе Стәрлетамак районының Алатаны авылында фәкыйрь шартларда очын-очка ялгап яши. Софьяның әти-әнисе Светлана һәм Рәсүл Гыйззәтуллиннар әти-әниләре белән бергә иске генә йортта көн күрәләр. Гаилә – тәртипле, тырыш, эчкечелек белән мавыкмыйлар. Гаиләдә Рәсүл Гыйззәтуллин гына эшли, Светлана исә кызын карый.

Йортта су юк, газны, плитә иске булу сәбәпле, өзеп киткәннәр. Отопление бар, тик су җылытыкычы ватылган. Мунчалары юк, гаилә күршеләрендә юынып йөри
Нәни Софьяга шушындый шартларда яшәргә туры килә, дип борчыла волонтерлар.

Җитмәсә, Светлана кызын балалар бакчасына урнаштырмакчы була, ләкин анда баланы, имеш тә, йөз-кыяфәте аркасында кабул итмәгәннәр.

Бу вакыйгага социаль челтәрләрне кулланучылар тиз игътибар итә, кыска гына вакыт эчендә 200 мең акча җыйганнар. Волонтерлар газ плитәсе алган, газ җылыткычы урнаштырырга исәплиләр, ихатага исә хәзерге вакытта киң таралган мичкә мунча куярга ниятлиләр. Ирекмәннәр Софьяга аерым урын-җир хәстәрләгәннәр, аңа яңа киемнәр һәм азык-төлек илткәннәр.
Гыйззәтуллиннар бүгенге көндә дәүләттән бернинди ярдәм алмауларын, соңгы арада әти-әниләре акчаларына яшәүләрен сөйли.

Авыл советы биләмәсе рәисе Ринат Сафуганов исә хәлләрне болай тасвирлый:

“Сабый кул бармаклары патологиясе аркасында үзаллы түгел, аңа шәхси тәрбия таләп ителә. Педиатр бары тик шуның өчен балалар бакчасына йөрергә рөхсәт бирми. Моңа өстәп, Софьяның аңкавы юк, төрле ризыклар ашау аңа шулай проблемалар тудыра. Сабыйның бугазына да операция таләп ителә. Бармакларын бүлү буенча операциягә квота алыр өчен чират тора алар, аны Ырынбурда ясарга тиешләр. Бары тик шушы операцияләрдән соң гына Софья үзен-үзе карый алгач, аны балалар бакчасына кабул итәчәкләр, - ди авыл советы башлыгы. – Бүгенге көнгә кадәр Гыйззәтуллиннар авыл советына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде. Киләләр икән – игътибарсыз калдырмабыз. Ләкин йорт яисә мунча сала алмасбыздыр. Башка сорауларны хәл итәрбез”.
Ринат Сафуганов сүзләре буенча, кыз балага инвалидлык рәсмиләштерелгән (ә әнисе Светлана волонтерларга Софьяның инвалидлыгы юк дигән), ул ай саен 15 мең пенсия ала, Светлана Гыйззәтуллина исә бала караган өчен 13 мең ала иде. Әлегә аларның инвалидлык срогы бетте, хәзер яңабаштан барлык табибларны үтеп, рәсмиләштерергә кирәк.
Читайте нас: