Барлык яңалыклар
Социаль мохит
18 сентябрь 2019, 03:10

Зыян каплатыла

Приамурьеда су басудан зыян күрүчеләргә 292 млн сумга якын акча түләгәннәр.

Ерак Көнчыгыш федераль округында су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә.

РФ Президенты Владимир Путин сишәмбе көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис үзәгендә булды. Анда бу төбәктә су басу нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыян, андагы хәлләр турында сөйләште. Зыян күргән төбәк башлыклары 'белән телевизион күпер уздырды.

Амур өлкәсенә бюджеттан йөзләрчә миллионнар бүленә.
Йортлары су басудан зыян күрмәгән, әмма даими шул төбәктә яшәүче кешеләргә дә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

17 сентябрьгә су астында калып зыян күргән дүрт төбәктә - Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Приморье һәм Еврей автоном өлкәсендә - хәлләр, гамәлдә, стабильләшкән.

Бурятия, Байкал арьягы крае, Магадан өлкәсендә дә хәлләр тотрыклы, дип белдерәләр.
Читайте нас: