Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 сентябрь 2019, 03:17

2020 елда ана капиталы күпмегә артачак?

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак.

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.


Вице-премьер Татьяна Голикова 2020 елда ана капиталы 3,8 процентка индексацияләнәчәге, түләүләүләрнең күләме 466,6 мең сум тәшкил итәчәге хакында белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.


«Пенсия фонды бюджетында ана капиталы программасын гомуми финанслау, шул исәптән, 2020 елның 1 гыйнварыннан индексация үткәрү өчен 325 миллиард сумга якын акча каралган», - дип хәбәр итте вице-премьер социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясе утырышында.


Голикова сүзләренчә, бирелә торган сертификатларның күләме дә, өлешчә сарыф ителгән сертификатлар буенча калган акчалар да индексацияләнәчәк.


Вице-премьер 2018 елның сентябрендә белдергәнчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк. Индексация күләме Россия икътисадының торышына бәйле булачак.



Читайте нас: