Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 сентябрь 2019, 14:40

Алимент түләмәүче хатыннар. Күпме алар?

Балаларына алимент түләмәүче ир-атлар турында язып торасыз. Ә алиментчы - хатын-кызлар күпме ул? Аларга карата нинди җәзалар кулланыла?

Балаларына алимент түләмәүче ир-атлар турында язып торасыз. Ә алиментчы - хатын-кызлар күпме ул? Аларга карата нинди җәзалар кулланыла?


Балигъ булмаган балаларына карата битараф булган, аларны тәрбияләүдән читтә торган, алимент түләргә ашыкмаганнар арасында ирләр дә, хатыннар да бар. Алиментчы-хатын-кызларның төгәл саны китерелми. Ә республикада андыйлар бар. Мәсәлән, күптән түгел Дүртөйле районында яшәүче бер хатын әти-әни вазыйфаларына карата игътибарсыз мөнәсәбәттә булганы өчен дүрт ай колониядә үткәрәчәк.


Суд карары булуга карамастан, хатынкай эш яшендә булса да, 13 һәм 16 яшьлек ике улына алимент түләмәгән. Аның бурычы 360 мең сумга җиткән.


Читайте нас: