Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, табиблар чакыруны онлайн режимда кабул итәчәк, кешенең нинди чирләр белән чирләвен шунда ук мәгълүматлар базасыннан кереп карый, беренчел медицина документациясен тутыра, хастаханәгә пациентның хәле турында мәгълүмат җибәрә алачаклар.