Физик мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклаучы законда, үзгәрешләр көтелә.
Русиянең Хезмәт министрлыгы инвалидларның хокукларын яклауга җаваплы карамаган оешмаларга штраф күләмен күтәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бүгенге көндә гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү буенча эш башланган да инде. Әлеге закон буенча барлык даруханәләр, дәваханәләр, шифаханәләр, дәүләт оешмалары, почта бүлекчәләре һәм кибетләр дә инвалидлар җиңел үтеп керерлек пандуслар белән җиһазландырылырга тиеш.
Әмма аларның кайберләрендә әле булса уңайлыклар тудырылмаган. Бу таләпне үтәмәгән өчен вазифалы кешегә 1 меңнән алып 10 меңгә кадәр штраф салына. Оешмаларга 20 меңнән алып 100 меңгә кадәр штраф каралган. Бу уңайлы мохитне булдыру зур гына чыгымнар сорый, әлбәттә.
Шуңа да, кайбер оешма җитәкчеләре бу таләпне үтәүдән читләшеп килә. Чөнки күп керем алучы оешмаларны бүгенге көндә каралган штраф күләме куркытмый. Законга үзгәрешләр кертелсә, штраф күләме 2020 елның 1 июленнән берничә тапкырга арттырылачак. Хезмәт министрлыгы илдәге оешмаларның бары 50 процентында гына уңайлыклар тулысы белән эшләнгән, дип исәпли. Алдагы елда Русия Хөкүмәте дә инвалидларга уңайлы мохит тудыру өчен 2 миллиард сум акча бүлергә күрсәтмә бирде.