Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 сентябрь 2019, 03:10

Путин Иркутскига барачак: Тулунда хәлләр ничек?

Ташкын нәтиҗәсендә 1,3 мең йортны су агызып алып китте, 5 мең йортны сүтеп ташлаячаклар.

РФ Президенты Владимир Путин сишәмбе көнне Иркутск өлкәсенә эш сәфәре белән барачак һәм тергезү эшләре белән танышачак. Аның беренче уку көнендә Тулун шәһәрендәге гомум белем бирү мәктәбенә баруы планлаштырыла.
Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткән. “Дәүләт җитәкчесе, шулай ук, су басудан җәфа күргән халыкны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен дә тикшерәчәк”, - диелә хәбәрдә.
Иркутск өлкәсендә июнь азагында ташкын башланды һәм озайлы яңгырлардан соң елгалар ярларыннан чыкты. 25 кеше һәлак булды, 6 кеше хәбәрсез югалды. 17,4 мең йорт су астында калды, аларның 1,3 меңен су агызып алып китте, 5 меңләп йортны сүтеп ташлаячаклар.
Читайте нас: