Барлык яңалыклар
Социаль мохит
1 сентябрь 2019, 19:47

Кемдер эш табалмый, ә кемдер үлгәнче эшли

Русиядә соңгы биш елда эшләп йөрүче өлкәннәр саны арткан.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итүенчә, Русиядә соңгы биш елда эшләп йөрүче өлкәннәр саны арткан. Илдә 7,3 млн. пенсия яшендәге кеше эшләп йөри.
Шул ук вакытта Пенсия фонды Русиядә пенсия яше алдында торучыларның эшсез булуы турында хәбәр иткән иде. Шундый яшьтәгеләрнең саны 10 млн. булып, аларның 4 млн.ы гына эшләп йөри, диләр. Калган 6 млн.ы - эшсез. Аларга пенсиягә чыгарга 5 ел тирәсе вакыт бар. Хезмәт министрлыгы әйтүенчә, пенсиягә чыгар алдыннан эшсез калучыларның саны артачак кына.
Читайте нас: