Ил башлыгы Владимир Путин Мурманск өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Андрей Чибис белән очрашты.
Чибис ябык шәһәрләрдә тормыш дәрәҗәсе түбән дип зарланып алды. Аның әйтүенчә, күп гаиләләрдә “бик күп балалар” тәрбияләнү дә хәлне катлауландыра. “Бер гаиләгә өч бала туры килә дияргә мөмкин”, – дип ачыклык кертте ул.
Әлеге сүзләрдән соң Владимир Путин: “Бу – бик күп түгел, ә нормаль сан”, – дип җаваплады. Ил җитәкчесе балалар тууны дәртләндерү һәм балалары булган гаиләләргә ярдәм итү кирәклеген өстенлекле юнәлеш дип исәпли.