Барлык яңалыклар
Социаль мохит
29 август 2019, 14:50

Бер алимент өстенә - икенчесе

Дәүләт Думасында өстәмә алимент кертү идеясен хупладылар.

Дәүләт Думасында өстәмә алимент кертү идеясен хупладылар. Балигъ булмаган балаларының яшәү шартларын яхшырту өчен өстәмә алимент кертү ата—аналарның балалары өчен җаваплылыгын арттырачак. “Балаларны якларга кирәк. Илдә аерылышучылар саны югары, ә аерылышканда төрле хәлләр була: кайсыдар як начаррак шартларда, тораксыз калырга мөмкин. Шуның өчен ата-аналарга балаларының торак шартлары өчен җаваплылык кертелә,”- Дәүләт Думасының гаилә, аналар һәм балалар сораулары буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева.
РФ Юристлар ассоциациясенең идарә рәисе Владимир Груздев әйтүе буенча, бу күченү, ремонт, торак шартларын яхшырту, әйтик, зуррак мәйданлы фатир сатып алу белән бәйле финанс ярдәме күрсәтү булачак.
Читайте нас: