Этләр күзләре начар күргән, дөресрәге бөтенләй күрмәгән, һәм хәрәкәте чикләнгән өлкәннәргә дә, балаларга да иң тугры дус һәм юлдаш була. Әлеге вакытта Башкортстанда 4 мең сукыр кеше бар. Ә ярдәмче этләр егерме дүрт кенә икән.
Әле бу проектны эшләтеп җибәрү өчен кешеләр, матди чыганаклар, этләрне өйрәтү өчен бүленгән мәктәпне һәм мәйданны әзерләүдә ярдәм кирәк.
«Актырнак» ярдәмче этләр мәктәбе эшен Гүзәл Хәсәнова җитәкли. Бу эштә катнашырга теләүчеләр 89175623239 һәм 89174072068 телефоннары аша элемтәгә чыга ала.