2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, илнең күпчелек төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын Владимир Путин имзалаган май указларында билгеләнгән күрсәткечтә тота алмаганнар. Росстат мәгълүматлары буенча, нибары дүрт төбәктә – Ленинград һәм Пенза өлкәләрендә, Алтай краенда һәм Чечен республикасында гына ният ителгән күрсәткечләргә ирешә алганнар.
Хезмәт хаклары буенча иң начар хәл балалар бакчалары һәм ясле хезмәткәрләренеке дип билгеләнгән. Бу уңайдан 85 төбәкнең 6сы гына хезмәт хаклары күрсәткечен май указларында билгеләнгән дәрәҗәдә тота алган. Алар – югарыда аталган 4 төбәк һәм Белгород белән Новгород өлкәләре.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның маенда президент Владимир Путин 2018 елга кадәр укытучыларның, социаль хезмәткәрләрнең, кече һәм урта медперсоналның уртача хезмәт хакын төбәк буенча уртача эш хакының 100 процентына кадәр арттырырга кушкан иде. Ә табибларның, вуз преподавательләре һәм фәнни хезмәткәрләрнекен 200 процентка кадәр арттыру бурычы куелды. Һәм ирешелгән күрсәткечләрне саклау йөкләтелде.
Әмма бу эш күп төбәкләр өчен үтә дә авыр йөк булды. Июнь аенда Русиянең Исәп палатасы төбәкләрнең 60 проценты медикларның хезмәт хакы буенча май указын үтәмәде дип белдерде. Сәламәтлек саклау министрлыгы аудиторларның фикере белән килешмәде. Билгеләнгән күрсәткечләргә ирештек дип әйтергә була, дип исбатларга тырышты алар.