Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 август 2019, 01:45

Алдагы атнада ипотека ставкасын киметәчәкләр

Алдагы атнада Саклык банкы балалары булган гаиләләр өчен дәүләт ярдәмле ипотека ставкасын киметергә ниятли.

Алдагы атнада Саклык банкы балалары булган гаиләләр өчен дәүләт ярдәмле ипотека ставкасын киметергә ниятли. Ул ставка 5% тәшкил итәчәк, дип аңлатты банк рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин.
“Июнь азагында мин Саклык банкының Финанс министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булуы һәм Русия Президенты Владимир Путинның туры линия барышында күп балалы гаиләләр өчен льготалы ипотека буенча боерыгын ничек тормышка ашырырга кирәклеге турында сүз алып баруын әйткән идем инде, - диде Ведяхин әфәнде. – Ул карар өлгерде. Алдагы атнада ставкаларны, башлыча дәүләт ярдәмле ипотека продуктлары буенча ставкаларны киметүне дәвам итәчәкбез”.
Шулай итеп, балалары булган гаиләләргә ипотека проценты элекке 6% урынына 5% булачак дип көтелә.
Читайте нас: