Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 август 2019, 19:31

Авыл кешесенә пенсиягә өстәмә...

Башкортстанда 57,1 мең авыл кешесенең пенсиянең страховка өлешенә өстәмә акча алачак.

Башкортстан буенча пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров 57,1 мең авыл кешесенең пенсиянең страховка өлешенә өстәмә акча алуын белдерә.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт стажына ия булган һәм авылда яшәүче кешеләр пенсиянең страховка өлешенә 25 процент өстәмә түләнелүгә хокуклы.
РФ Хөкүмәте карары белән моңа лаек булган хезмәткәрләр исемлеге июнь ахырында киңәйтелде. Авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүчеләр һәм производствоны хезмәтләндерүчеләр, авыл хуҗалыгы объектларын саклаучылар да шул исемлеккә кертелде. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче шәхси эшкуарлар да бу исемлектә.
Фоат Хантимеров моны ачыклап: ”Пенсия фонды идарәлекләрендә өстәмәләр кертелү сәбәпле, быел 1 гыйнвардан гариза бирми дә өстәмә түләү ясалырга тиеш. Хаклы ялдагы кеше үзе теләгән вакытта бу түләүләргә хакы булуын раслаган документларны китереп тапшыра ала. 2019 ел ахырына кадәр бу эшне эшләгән очракта, ул шушы елның 1 гыйнварыннан башлап түләнә”, -диде.
Читайте нас: