Иркутскида су басудан зыян күргән балалы гаиләләр торак белән тәэмин ителгәндә өстенлеккә ия. Аларга биреләсе яңа йортлар мәйданы инде яраксызга әйләнгән торакларыныкыннан ким дә булмый. Һәр кешегә гомум норма буенча тиеш 18 кв метрдан булачак.
РФ Хөкүмәте ике яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүнең өстенлекле тәртибен булдырды. Моңа ярашлы карар министрлар кабинетының рәсми хокукый мәгълүматлар интернет –порталында куелган.
Шул ук вакытта башка торак төзү яки сатып алу өчен бөтен Русия киңлегендә трансферт бирелүе хәбәр ителә.
Хөкүмәт үз торагын төзекләндерергә теләүчеләргә дә ярдәмне арттырды. Монысы гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгәнче су басудан зыян күрмәгән башка тораклары булган, әмма мәйданы РФ Торак кодексы буенча билгеләнгән нормадан ким булган гражданнарга кагыла.
Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бүлүне РФ президенты В.В. Путин таләп итте.
Иркутск өлкәсен июнь ахырында су баса башлаган иде. Анда 25 кеше һәлак булды, алты кеше хәбәрсез югалган дип санала. Беренче дулкында 109 торак пунктында 42,7 мең кеше яшәгән 10,9 мең йортны су басты. Икенче дулкын нәтиҗәсендә 58 торак пунктында 5,4 мең кеше яшәгән 1,9 мең йортны су басты.