Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 август 2019, 18:37

Бала пособиеләренә кагылышлы законга кул куелды

Әле ул пособиенең күләме 50 сум тәшкил итә.

Русия лидеры Владимир Путин беренче яки икенче балага ай саен түләнә торган пособиеләргә кагылышлы законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүматның интернет-порталында басылып чыкты.
Бүгенге көндә түләүләрне бер кешегә айлык кереме Русия төбәкләрендә билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләр ала.
Яңа закон буенча исә, беренче яки икенче бала өчен пособиеләрне тиешле субъектта билгеләнгән яшәү минимумыннан 2 тапкыр күләменә кадәр арттыру күзаллана. Алар өчен беренче һәм икенче балага 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр дә кертелә. Яңа закон беренче яисә икенче балалары туган 70 процентка якын гаиләләргә кагылачак.
Әле ул пособиенең күләме 50 сум тәшкил итә.
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Читайте нас: