Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 июль 2019, 13:50

Үзебездә дә санаторийлар бар ләбаса...

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбировка үзебезнең республикадагы санаторийларга юлламаларны күбрәк бүлүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбировка үзебезнең республикадагы санаторийларга юлламаларны күбрәк бүлүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте.
Юл газабы – гүр газабы, диләр. Әгәр балаңның физик мөмкинлекләре чикләнгән икән, Анападагы сәламәтләндерү санаторийларына бару икеләтә авырлык тудыра. Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова әйтүенчә, моңа кадәр республикада бары тик Мәчетле районындагы “Ана һәм бала” санаторие гына инвалид балаларга реабилитация үтәргә 26 юллама биргән.
Социаль страховкалау төбәк фондының идарә итүчесе Марат Латыйпов әйтүенчә, ел саен алар 4 мең льготалы юллама бүлә, шуның 640 ы инвалид балаларга эләгә. Әмма аларның барсы да чит төбәкләрдәге санаторийларга. Безнең республика территориясендә урнашкан бер санаторий да конкурсларда катнашмаган. Быел алар катнашырга теләк белдергән булган, әмма юлламаның хакы түбән икәнен белгәч, баш тартканнар.
Республика җитәкчесен бу сүзләр бөтенләй аптыратты. “Мин моның белән канәгать түгелмен, – диде ул. – Елына 26 юллама – ул бик аз. Республиканың санатория фонды 8500 урынга исәпләнгән, шуның 10 процентын булса да инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләргә бүлергә булыр иде”.
Радий Фәрит улы 1 августка кадәр бу өлкәдә эш алып барырга боерды.
Соңгы яңалыкларга караганда, Башкортстан казнасыннан инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга сертификатлар бирер өчен 63 млн. сум акча бүлү турында карар ителгән. Һәр юллама 42,8 мең сум торачак. Сертификат белән теләсә нинди санаторийда яисә реабилитация үзәгендә ял итеп булачак. Сертификатларны 1 июльдән бирелә.
Читайте нас: