Барлык яңалыклар
Социаль мохит
16 июль 2019, 10:59

Акчалар түләнә башлады

Иркутскидагы яңгырлар аркасында каза күрүчеләргә компенсацияләр түләнә башлады.

Иркутск өлкәсендә су басудан каза күрүчеләргә түләүләр өчен федераль үзәк 2,3 миллиард сум акча бүлгән. 33245 кеше бүген 10шар мең сум алырга өлгергән, милекләрен өлешчә югалтучы 1406 кешегә 50шәр мең сум бүленгән. Милкен тулысынча югалтканнарга (4321 кеше) 100 мең түлиячәкләр.
Русия Президенты Владимир Путин һәм дәүләт комиссиясе рәисе Виталий Мутко тарафыннан куелган тәүге бурыч – каза күрүчеләргә тиешле акчаларны бүлеп бирү. Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә банклар һәм почталар эшли. Чыганаклар гражданнарның үзләре ачкан исәпләренә күчерелә.
Читайте нас: