Барлык яңалыклар
Социаль мохит
27 июнь 2019, 11:53

Пособие 50 сумнан 10 меңгә кадәр арта

Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларга пособие бүгенге 50 сумнан 10 мең сумга кадәр артачак.

Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларга пособие бүгенге 50 сумнан 10 мең сумга кадәр артачак дип белдерде ил Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев. Әмма ул аз тәэмин ителгән гаиләләргә генә биреләчәк.
“Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәмне арттыру турында карар ителде. Алар элекке 50 сум урынына ай саен бер бала өчен 10 меңнән күбрәк акча алачак”, – дигән Медведев.
Беренче һәм икенче бала өчен түләүләргә килгәндә, бүген аны җан башына керемнәре бер ярым яшәү минимумына кадәр булган гаиләләр ала. Ә киләчәктә ул җан башына керемнәре ике яшәү минимумына кадәр булган гаиләләргә түләнә башлаячак.
“Туры элемтә” вакытында ил президенты Владимир Путин керемнәре 45 мең сумга кадәр булган гаиләләр 1 гыйнвардан балага уртача 10-11 мең сум ала башлаячак, дип хәбәр итте.
Моннан тыш, 1 июльдән инвалид бала караган эшләмәүче ата-аналарга һәм аларның опекуннарына компенсация ике тапкырга диярлек – 5500 сумнан 10 меңгә кадәр арттырыла.
Читайте нас: