Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 июнь 2019, 14:30

Ни өчен туйны матур датада үткәрергә тырышалар?

Матур датада республикада 102 пар язылышкан.

Ни өчен туйны матур датада үткәрергә тырышалар? Чөнки яшьләрнең документларында гомерләре буе алар сайлаган сан булачак һәм бу көн бәхет һәм гаиләгә тигезлек кертә дип ышаналар. 2019 елда матур саннар бик күп, ә июнь аенда ул – 19нчы июнь – 19.06.2019.
Бу көнне республикада 102 пар язылышкан. Башкалабызның Киров районы ЗАГСында 10 пар теркәлгән, Совет районы ЗАГСында – 9 пар, Ленин районында 6 пар өйләнешкән. Республикабызның башка шәһәрләре арасында беренче урында – Стәрлетамак, Туймазы шәһәрләре, икенче урында – Белорет шәһәре һәм алардан бераз калышып Әбҗәлил, Кырмыскалы районнары тора.
Читайте нас: