Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 июнь 2019, 13:25

Бу яңалык күп яшьләрнең күңеленә хуш килергә тиеш

Менә бу яңалык күп яшьләрнең күңеленә хуш килергә тиеш. Чөнки ул торак мәсьәләсенә кагылышлы.

Менә бу яңалык күп яшьләрнең күңеленә хуш килергә тиеш. Чөнки ул торак мәсьәләсенә кагылышлы. Башкортстанда яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, киләчәктә сатып алу мөмкинлеге белән арендага торак бирә башлаячаклар. Бу эшне тормышка ашыру өчен БР Төзелеш һәм архитекутура буенча дәүләт комитеты Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә яңа программа әзерләргә тотынган. “Яңа чараларның шартлары әлегә билгеле түгел, бу мәсьәлә әле тикшерелә генә. Мөгаен, ул бөтен кеше өчен дә түгел, ә мохтаҗлык кичерүчеләр өчен генә булыр”, – дип белдерә бу җәһәттән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Татьяна Глухова.Ничек кенә булмасын, мондый программа күптән кирәк иде. Яшьләргә гаилә корырга, балалар тудырырга менә дигән стимул бирәчәк бу. Программа тиз вакыт эчендә гамәлгә керсен иде дип телисе генә кала.
Читайте нас: