Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 июнь 2019, 15:45

Кимчелекләр табылган

Уфада спорт әзерлеге үзәге сәламәтлекләре чикле булган спортчыларны һәм тамашачыларны кабул итәргә әзер түгел, дип белдерә “Бердәм ил – уңайлы мохит” проекты активистлары.

Уфада спорт әзерлеге үзәге сәламәтлекләре чикле булган спортчыларны һәм тамашачыларны кабул итәргә әзер түгел, дип белдерә “Бердәм ил – уңайлы мохит” проекты активистлары.
Башкаланың Камышлинская урамында 2011 елдан алып төзелә башлаган бинада эшләр төгәлләнеп килә. Шушы айда аны файдалануга тапшырмакчылар. Активистлар бинада инвалидлар өчен турникетлар, билгеләр, башка җайланмалар барлыгын ачыклый башлагач, кимчелекләр ачыкланган. БР Дәүләт Җыелышы депутаты Оксана Савченко әйтүенчә, бина – күнегүләр үткәрү өчен менә дигән урын, ләкин масштаблы турнирлар үткәрүгә бармый.
“Кием алыштыру бүлмәләре стандартлар буенча җиһазландырылмаган. Коляскада утыручы инвалидлар өчен трибуналар каралмаган. Җыелмалы-сүтелмәле конструкцияләр урнаштырып, бу мәсьәләне хәл итеп буладыр дип уйлыйм”, – ди Оксана Савченко.
“Кимчелекләр бетерелер, объектны тапшыру срогы җитүгә тагын бер мәртәбә бирегә килеп, нәтиҗәләрне карарбыз”, – ди республика парламенты депутаты Ирек Зарипов та.
“Бердәм ил – уңайлы мохит” проектының төбәк координаторы Наил Кәримов билгеләвенчә, яңа кагыйдәләр буенча барлык җәмәгать объектлары да хәрәкәтләнү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган булырга тиеш.
Читайте нас: