Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 июнь 2019, 16:28

Ана капиталына барлык банклардан да ипотека кредиты алып булмаячак

Русиядә ана капиталын файдалану буенча контрольне көчәйттеләр.

Русиядә ана капиталын файдалану буенча контрольне көчәйттеләр. Законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, хәзер икенче һәм аннан соң туган сабый өчен бирелгән акчага Үзәк банкка караган оешмалардан гына ипотека кредиты алып булачак. Болар – лицензияле коммерция банклары, “Дом.РФ” дәүләт корпорациясе, кредит кулланучылар кооперативлары.
Ачыклап әйткәндә, хәзер ана капиталын файдаланып, торак кредитын төрле финанс оешмалардан, пайщиклар өчен югары процентлар куючы ялган банклардан алып булмаячак. Шул рәвешле бала акчасын “кара кредиторлар”дан һәм ростовщиклардан саклаячаклар.
“Моның шулай булуы – дөрес карар, – ди бу җәһәттән сенатор Валерий Рязанский. – Ана капиталы – ул йөзләрчә миллиард сумлык ресурс. Ул дәүләт контроле астында булырга тиеш! Бездә Үзәк банк контроле астында булган банклар күп. Теләгәнен сайларга була”.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итте. Аны торак шартларын яхшыртудан тыш, баланың укуына, бала караучы хезмәте өчен түләргә һәм ана кешенең пенсиясенең җыелма өлешен арттырырга тотынырга була.
Читайте нас: