Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 июнь 2019, 10:40

Уфадагы социаль кунакханә турында хәзер бөтен ил белә

Русия президенты Владимир Путинга Уфадагы “Яшүсмер” (“Подросток”) социаль кунакханәсе турында бәян иттеләр.

Русия президенты Владимир Путинга Уфадагы “Яшүсмер” (“Подросток”) социаль кунакханәсе турында бәян иттеләр.
Балалар хокуклары буенча вакәләтле вәкил Анна Кузнецова дәүләт башлыгына Башкортстан башкаласында урнашкан “Яшүсмер” социаль кунакханәсе турында җентекләп сөйләгән, аның уңай якларын билгеләгән. Әлеге кунакханә үсмер яшендәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен кризис үзәге булып тора. Ул буыннар бәйләнеше проблемаларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкларны җайга салырга ярдәм итә. Кунакханәгә балалар да, аларның әти-әниләре дә мөрәҗәгать итә ала.
Балалар омбудсмены фикеренчә, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау өлкәсендәге күп проблемаларны хәл итүдә Башкортстан тәҗрибәсен куллану отышлы булыр иде. Гомумән, безнең республика тәҗрибәсен калган төбәкләргә дә тарату тәкъдим ителде.
Читайте нас: