Барлык яңалыклар
Социаль мохит
31 Май 2019, 03:13

“Барысы да өйдә булганда – зур бәхет”

Кичә, 30 майда, Русия Президенты Владимир Путин Кремль сараенда күп балалы гаиләләрне бүләкләде.

Кичә, 30 майда, Русия Президенты Владимир Путин Кремль сараенда күп балалы гаиләләрне бүләкләде. “Родительская слава” орденын, башкалар белән беррәттән, Уфа шәһәреннән яшәүче Алексей һәм Лариса Сайрановлар да алды. Алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә стажлары - 23 ел. Шушы вакыт эчендә Лариса белән Алексей 2 малай һәм 5 кызга гомер бүләк иткәннәр.

22 яшьлек Мария – БДМУ студенткасы, 19 яшьлек Владимир УДАТУда белем ала, 17 яшьлек Виктор Муса Гәрәев исемендәге кадет мәктәп-интернатының 10 сыйныфын тәмамлаган, Екатерина белән Анастасия – мәктәп укучылары, Наталья белән Татьяна балалар бакчасына йөри.

Сайрановларның балалары белемле генә түгел, алар талантлы да, спорт белән дә актив шөгыльләнәләр. Вова – фехтование буенча Башкортстан җыелма командасы әгъзасы, Виктор спорт көрәше һәм самбоны үз иткән. Екатерина – бадминтон буенча Башкортстан җыелма командасында, Анстасия берьюлы ике коллективта бии.

Алексей һәм Лариса балалары уңышларына сөенеп бетә алмый, ләкин соңгы арада барысын да бергә җыю читен ди алар.

“Сау-сәламәт килеш барысы да өйдә булганда - безнең өчен зур бәхет, ул чакта балалар өчен күңелебез тыныч”, - ди гаилә башлыгы Алексей.

Сайрановларның әтисе Алексей төзелеш компаниясендә водитель булып тир түгә, әниләре Лариса офис биналарын җыештыра. Әмма күп балалы гаилә акча җитешмәүгә зарланмый. “Бәхет акчада түгел”, - диләр алар.

7 балаларына да яхшы тәрбия биргәннәре, барлык русиялеләр өчен үрнәк булганнары өчен Сайрановларны Владимир Путин белән очрашуга Кремль сараена чакырганнар иде. Сайрановлар бу очрашуга бик озак һәм җитди әзерләнгән. Тантанада гаилә парын “Родительская слава” ордены һәм 100 мең сум күләмендәге матди ярдәм белән бүләкләделәр. Бу хактагы указга ил башлыгы 2018 елның җәендә үк кул куйган иде.

Бүләкләү тантанасына кадәр Сайрановлар белән Радий Хәбиров та аралашты.

Күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары хакында Радий Хәбиров “Вести-Башкортостан” журналистына болай дип сөйләде:

“Без әле күп балалы гаиләләргә булган түләүләр һәм социаль тәэминиятне өйрәнәбез, бу өлкәдә тәртип урнаштырабыз. Аннары инде төп проблема – торак мәсьәләсенә - тукталырга телибез. Дөресрәге, бу проблема белән без актив шөгыльләнәбез. Күп балалы гаиләләрнең тораклары булган очракта да еш кына ул кысан, аны киңәйтү таләп ителә. 5 һәм аннан да артыграк балалар үстергән гаиләләргә торак сертификатлары бирү программасы бар бездә. Әмма бюджет чыганаклары белән тәэмин итү куәтсез булганга, бу программа озак эшли. Бер мизгелдә генә торак мәсьәләсен хәл итеп булмый”.






Читайте нас: