Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 Май 2019, 16:55

Инвалидлыкны алу гадиләштерелде

21 майдан алып Русиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медик-социаль экспертиза үткәрү тәртибе үзгәрде.

21 майдан алып Русиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медик-социаль экспертиза үткәрү тәртибе үзгәрде. Министрлар кабинеты сайтында хәбәр ителүенчә, хәзер медик-социаль экспертизага юлламаны поликлиника инвалид катнашлыгыннан тыш электрон документ формасында тапшыра.
Моңа кадәр инвалидлыкны билгеләр өчен гражданнар медик-социаль экспертиза учреждениеләренә, пенсия фондларына, халыкны социаль яклау органнарына җибәрелә иде.
Хөкүмәт утырышында премьер-министр Дмитрий Медведев әйтүенчә, инвалидлар инстанцияләр бусагалары таптамасын, өстәмә кәгазь-белешмәләр җыймасын, барын да “Госуслуги” порталы аша эшли алсын өчен документлар алмашуга этаплап күчү башлана.
Хәзер Дәүләт муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша электрон төрдә медик-социаль экспертиза актының копиясен, медик-социаль экспертиза үткәрү протоколын алуга сорау җибәрү, шулай ук медик-социаль экспертизаның беренчел һәм баш бюросы карарларына шикаять язу мөмкинлеге бар.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин инвалидлыкны билгеләү тәртибен гадиләштерергә, шулай ук комплекслы реабилитация үзәкләрен үстерергә кушкан иде.
Читайте нас: