Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә бушлай җир участоклары биргәндәге льготаны үз ризалыклары белән акчалата алырга тәкъдим итә. Бу мәсьәлә аеруча Уфа һәм сәнәгать шәһәрләре өчен актуаль, биредә буш җир кишәрлекләре калмаган, булганнары газүткәргечләргә һәм электр челтәрләреннән ерак уранашкан.
Мисал өчен, Уфа 2017 елда 44 җир участогы бүлгән. 2018 – нибары 2. Быел бу сан 7 участок тәшкил итә. Ә чиратта – 7160 күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр. Проблеманы якындагы күрше районнар белән килешеп хәл итеп була.
Төбәк башлыгы Радий Хәбиров властьларның җир участокларына коммуникацияләр үткәрүгә финанслауны арттырырга әзер булуларын әйтте. Һәм ташламалы җир бүлү буенча планнарын үтәмәгән муниципалитетлар белән киңәшмә оештырырга боерды. “Ни өчен Иглин районы җир бүлгән, ә Чишмә, Авыргазы, Туймазы – бүлмәгән? Эшнең нәрсәдә икәнен ачыкларга кирәк”, - диде Радий Фәрит улы.
Мәсьәләне хәл итүнең бер варианты – ташламаны алмаштыру.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасын башкаручы Олег Полстовалов әйтүенчә, бүленгән җирләрдә коммуникацияләр булмавы проблемалар тудыра, һәм кешеләр бу ярдәм чарасыннан баш тартырга мәҗбүр.
“Без җир участоклары урынына акчалата компенсация бирүнең Русиянең башка төбәкләрендәге тәҗрибәсен өйрәнәбез. Әлеге мәсьәлә гражданнар риза һәм төбәк бюджеты бу чыгымнарны күтәрә алган очракта хәл ителергә мөмкин”, - диде О.Полстовалов.