Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 Май 2019, 13:29

Демография уңышының формуласы нинди?

Русия президенты каршындагы бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова гаиләгә, әниләргә, балаларга ярдәм күрсәтү буенча барлык чараларны, аларны демографик күзлектән карап, бер тәртипкә салырга һәм тәкъдим ителгән чараларның кайсысы гаиләдә беренче, икенче яки өченче сабый тууына булышлык итүен аңларга тәкъдим итте.

Русия президенты каршындагы бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова гаиләгә, әниләргә, балаларга ярдәм күрсәтү буенча барлык чараларны, аларны демографик күзлектән карап, бер тәртипкә салырга һәм тәкъдим ителгән чараларның кайсысы гаиләдә беренче, икенче яки өченче сабый тууына булышлык итүен аңларга тәкъдим итте.

“Без төбәкләрнең төрле-төрле булуын аңлап торабыз, – диде Анна ханым. – Үзәк Русия бар, Ерак Көнчыгыш, Себер бар. Һәр җирдә менталитет, проблема үзенчәлекләре, милли-мәдәни үзенчәлекләр, мөмкинлекләр төрле. Төбәкләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк, әмма федераль үзәк ярдәме дә артык булмас. Шуңа күрә мин демографик уңышның формуласын эшләргә тәкъдим итәм”.

Анна Кузнецова фикеренчә, Башкортстанда бу формула Мәскәүнекеннән яки башка төбәкнекеннән аерылып торырга мөмкин. Моннан тыш, демография проблемаларын хәл итү буенча иң яхшы практиканы туплаган гомумфедераль формула да булачак.


Әйткәндәй, демография юнәлеше 12 милли проектларның берсе булып тора. Милли проектларны 2024 елга кадәр тормышка ашыру күзаллана. Аларның гомум бюджеты – 25,7 триллион сум.

Читайте нас: