Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 Май 2019, 17:51

Киләчәк – балаларда. Киләчәк – балалар белән

15-16 май көннәрендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында гаиләләр, сабыйлар, гомумән, бар җәмәгатьчелек өчен зур әһәмияткә ия булган “Балачак-2019” векторы” Бөтенрусия конгрессы үтте.

15-16 май көннәрендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында гаиләләр, сабыйлар, гомумән, бар җәмәгатьчелек өчен зур әһәмияткә ия булган “Балачак-2019” векторы” Бөтенрусия конгрессы үтте.
Анда илебезнең 85 төбәгеннән 700ләп кеше катнашты. Чарада демография сәясәте, төбәкләрдә нәтиҗәле гаилә сәясәтен формалаштыру, гаилә институтына дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын камилләштерү турында сөйләштеләр.
Радий Фәрит улы республикабызда илнең барлык төбәкләреннән бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр җыелган мондый зур масштабтагы чараның беренчегә үткәрелүен билгеләде һәм болай дип әйтте:
“Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институты ун ел эчендә үтә дә мөһим, нәтиҗәле эшләүче, актив органга әйләнде. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Илебез зур, бүген тәҗрибә уртаклашыр, фикер алышыр, төбәкләрдә балаларны яклау буенча иң яхшы практиканы куллануның уникаль мөмкинлеге бар”.
Радий Хәбиров чыгышы вакытында үзен борчыган фикерләрен дә әйтте. Аныңча, бүген балаларыбыз үзебезгә караганда күпкә яхшырак һәм акыллырак, әмма бүген аларга агрессив мәгълүмат агымы да ябырыла. “Бала кайвакыт үзенең виртуаль дөньясында, социаль челтәрләрдә яши, – диде ул борчылып. – Бу зур проблема. Ә агрессив мәгълүмат агымы буллинг кебек күренешләр китереп чыгара. Безгә моның белән көрәшергә кирәк”.
Читайте нас: