Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 Май 2019, 00:09

Аделия белән Илгизәр гаиләле булды

Уфага эш сәфәре белән РФ Президентының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова килде. Ул республиканың балалар йортын барып күрде. Анда бүген 122 нәни тәрбияләнә.

Уфага эш сәфәре белән РФ Президентының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова килде. Ул республиканың балалар йортын барып күрде. Анда бүген 122 нәни тәрбияләнә.
Балалар омбудсмены нәниләр яшәгән шартлар белән танышты һәм бу социаль приютның илдә иң яхшылары исәбендә булуын ассызыклады. Анна Кузнецова белән балаларны күрергә дип Каринэ Хәбирова һәм Өлфәт Мостафин дә килделәр. Кечкенә тәрбияләнүчеләр кунакларга бәләкәй генә концерт күрсәтте һәм хыял-теләкләрен ишеттерде. Өлкәннәр исә ул теләкләрне тормышка ашырырга вәгъдә бирде.
Бертуганнар Илгизәр һәм Аделиянең иң зур хыяллары бүген тормшка ашкан – алар гаиләле булган. Нәниләрнең әти-әниләре – Пермь өлкәсеннән ирле-хатынлы Череневлар. Өлфәт Мостафин тантаналы рәвештә аларга тиешле документларны тапшырды.
Читайте нас: