Барлык яңалыклар
Социаль мохит
7 Май 2019, 13:17

Сибайда соңгы 30 елда беренче 3 игезәк туган

Сибайда 3 игезәк сабый туган. Алар – биредә соңгы 30 елда туган беренче 3 игезәк.

Сибайда 3 игезәк сабый туган. Алар – биредә соңгы 30 елда туган беренче 3 игезәк.
Урал аръягы башкаласында яшәүче Мария белән Денис Ивановлар гаиләсендә 19 апрельдә ике кыз һәм бер малай дөньяга килгән.
“Беренче УЗИ игезәк була дип күрсәткән иде. Икенчесендә генә өч игезәк көтүебезне белдек”, – диләр Анастасия, Елизавета һәм Степанның
әти-әнисе.
Башкортстанның юстиция эшләре буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, Сибай ЗАГСында өч игезәк соңгы тапкыр 1989 елда теркәлгән.
Ел башыннан алып республикада барлыгы өч тапкыр өч игезәк туган.
Игезәкләр сау-сәламәт, бәхетле булып үссеннәр дип телик.
Читайте нас: