Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 Май 2019, 10:11

Ипотекаларын каплатырга 15 миллиард сум акча бүленәчәк

Русия Хөкүмәте быел күп балалы гаиләләргә ипотека түләүләрен каплатырга 15 миллиард сумга кадәр акчалар бүлергә ниятли.

Русия Хөкүмәте быел күп балалы гаиләләргә ипотека түләүләрен каплатырга 15 миллиард сумга кадәр акчалар бүлергә ниятли. Максималь түләү күләме 450 мең сумга җитәргә мөмкин. Тиешле карарны РФ Финанслар министрлыгы эшләп чыгарган.
Программада 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәрге чорда өченче һәм арытаба балалары туган гражданнар катнаша ала дип күзаллана. Шушы ук кагыйдәләр бала(лар)ны уллыкка алучылар өчен дә гамәлдә булачак.
Моңа кадәр Владимир Путин Юлламасында шундый башлангыч хакында әйтеп үткән иде. Шулай ук Президент балалы гаиләләргә кредит алуның тулы срогына түбәнәйтелгән ипотека ставкасын булдырырга кирәк дигән иде.
Читайте нас: