Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 Май 2019, 16:41

Путин балалар пособиесен пропискадан "төшерде"

Ил Президенты Владимир Путин беренче яки икенче бала туганда яки уллыкка алганда түләүләрне яшәгән урын буенча билгеләү турындагы законга кул куйды.

Ил Президенты Владимир Путин беренче яки икенче бала туганда яки уллыкка алганда түләүләрне яшәгән урын буенча билгеләү турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Моңа кадәр югарыда телгә алынган пособиеләрне билгеләү өчен гаризаны теркәлгән урын буенча гына тапшырырга ярый иде. Хәзер исә ил территориясенең кайсы почмагында яшәсәң дә бу эшне башкарырга рөхсәт ителде. Әмма яшәгән урының үзгәрү турында төбәкнең башкарма власте карамагындагы тиешле органнарга вакытында хәбәр итәргә кирәк булачак.
Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин әйтүенчә, бу закон балалы гаиләләргә тиешле акчалата түләүләрне алырга ярдәм итәчәк. “Әлеге карар яшәргә башка шәһәргә күчүчеләргә ярдәм итәчәк, – ди ул. – Бүген пособие юллау өчен даими теркәлгән урынга килеп, гариза тапшырырга кирәк. Бу күпләр өчен мәшәкатьле эшкә әйләнә. Еш кына алар тиешле акчаларны алмый кала”.
Читайте нас: