Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 апрель 2019, 12:47

Егетләр, кызлар! Сезне “Яшьләр. Эшләр. Үсеш” форумы көтә!

Республика яшьләре укый да, эшли дә, үз максатларын тормышка ашыру юнәлешендә актив эш тә алып бара. Тиздән Кыйгы район үзәгендә узачак беренче яшьләр форумы - шуңа ачык мисал.

Республика яшьләре укый да, эшли дә, үз максатларын тормышка ашыру юнәлешендә актив эш тә алып бара. Тиздән Кыйгы район үзәгендә узачак беренче яшьләр форумы - шуңа ачык мисал.
12 апрельдә узачак форум эшендә спикерлар, иҗтимагый фикер лидерлары катнаша.
Җыенның төп максаты:
яшьләрне авыл, район, төбәкләрнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә берләштерү, килеп туган хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләү;
сәләтле яшьләрне табып, аларга ярдәм итү юлларын эзләү, кеше һәм социаль кыйммәтләрен барлау, төрле мәдәнияткә караган яшьләр арасында фикердәшләр табу;
яшьләрне үстерү, сәләтләрен ачу, үзара фикер уртаклашу өчен мәйданчыклар булдыру;
проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәр югары профессиональ белгечләр белән таныштыру;
Башкортстан яшьләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү өчен шартлар тудыру;
Җыенда катнашучылардан социаль-икътисади проектлар төзү һәм аларны эшләтү өчен көчле командалар төзү.
Җыенда тренинг күнекмәләр, осталык мәктәпләре, билгеле шәхесләр белән очрашулар, мәдәни ял чаралары уздыру каралган.
Җыен Кыйгы районы хакимияте, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырыла һәм БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай, Уфаның эшче яшьләре берлеге ярдәмендә уздырыла.
Форумда теләгән һәр яшь кеше катнаша ала. Тулырак мәгълүматны ВКонтакте да: https://vk.com/club178267476 рәсми төркемендә белеп була.
Гаризалар өчен электрон почта адресы: [email protected]
Читайте нас: