Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 апрель 2019, 14:00

Беренче бала өчен “маткапитал” бирмәкчеләр

Русия Хөкүмәтендә гаиләдә беренче бала туганнан соң ук ана капиталы бирү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Бу хакта социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.

Русия Хөкүмәтендә гаиләдә беренче бала туганнан соң ук ана капиталы бирү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Бу хакта социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, илдәге демографик күрсәткеч уңай барсын өчен әле түләнгән пособиеләрнең җитмәве дә ихтимал. Шуңа киләчәктә яңа төр ярдәм чаралары кирәк булмагае.
Бүген керемнәре аз булган гаиләләргә беренче бала туганнан соң акчалата ярдәм күрсәтелә. Ә ана капиталы икенче яки аннан соң туган балаларга бирелә. Әле аның суммасы – 453 мең сум.
Читайте нас: