Барлык яңалыклар
Социаль мохит
3 апрель 2019, 12:26

Кәгазь СНИЛСлар башкача бирелмәячәк

Русиядә кәгазь СНИЛСлар (страховые свидетельства обязательного пенсионного страхования) башкача бирелмәячәк. Аларны электроннарга алмаштыралар дип хәбәр итәләр Русия Пенсия фондының матбугат хезмәтендә.

Русиядә кәгазь СНИЛСлар (страховые свидетельства обязательного пенсионного страхования) башкача бирелмәячәк. Алар электрон төрдә булачак дип хәбәр итәләр Русия Пенсия фондының матбугат хезмәтендә.
Хәзер, кем страховкалау яки теркәлү үтә, аңа шәхси исәп номеры ачыла, шуның буенча бар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алырга мөмкин. Кирәкле мәгълүмат белән белешмә клиент хезмәтендә яки Русия Пенсия фонды идарәсендә бирелә. Ведомствода әйтүләренчә, бу үзгәрешләр пенсия тәэминатында чагылмаячак.
Моңа кадәр бирелгән таныклыкларны алмаштырырга кирәкми, чөнки алар үз көчендә кала, диләр Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
Читайте нас: