Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 апрель 2019, 16:27

Яшь белгечләр кайтты

Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатында белем алуын ординатурада дәвам иткән яшь белгечләр район һәм шәһәр дәваханәләренә эшкә җәлеп ителә.

Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатында белем алуын ординатурада дәвам иткән яшь белгечләр район һәм шәһәр дәваханәләренә эшкә җәлеп ителә.
Бу ике як өчен дә отышлы. Беренчедән, булачак табиблар һөнәр нечкәлекләренә өйрәнсә, тәҗрибәсе тупласа, икенчедән, медицина учреждениесе белгеч белән тәэмин ителә.
Баймак районына да өч терапевт һәм педиатр килде. Алар – Фәйрүзә Шәрипова, Гүзәл Габдуллина, Диана Шәрәфетдинова һәм Лилия Әминева. Кызларның өчесе вакытлыча килешү нигезендә эш башлаган. Ә Лилия Хөснетдин кызы көндезге стационарда эшли.
Читайте нас: