Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 апрель 2019, 12:40

Булачак табибларны Сибайда көтәләр

Сер түгел, табиблар җитешмәү мәсьәләсе бүген һәр район-шәһәргә хас. Район җирләрендә бигрәк тә тар белгечләр җитешми, яшьләр авылга эшкә кайтырга ашкынмый. Шуңа республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров район-шәһәр җитәкчеләренә урыннарга табибларны җәлеп итү, яшь белгечләрне туган якларына кайтару бурычын куйды.

Сер түгел, табиблар җитешмәү мәсьәләсе бүген һәр район-шәһәргә хас. Район җирләрендә бигрәк тә тар белгечләр җитешми, яшьләр авылга эшкә кайтырга ашкынмый. Шуңа республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров район җитәкчеләренә урыннарга табибларны җәлеп итү, яшь белгечләрне туган якларына кайтару бурычын куйды.
Бу уңайдан Сибай җитәкчелеге яшь белгечләр белән тыгыз эшләүгә өстенлек бирә. Март ахырында Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын быел тәмамлаучыларны эшкә билгеләү үтте. Чарада Сибай үзәк дәваханәсенең баш табибы вазифасын башкаручы Радий Нәдергулов катнашты. Булачак табиблар шәһәр дәваханәсенең эшчәнлеге белән кызыксынды. Әйтергә кирәк, әлеге вакытта дәваханәдә эшләүче табибларның 65 проценты – пенсия яшендә, 18 табиб җитешми. Шуңа биредә яшь белгечләрне көтәләр. Аларга ярдәм кулы сузарга әзерләр. Шәһәр хакимияте яшь белгечләргә ярдәм итү буенча программа кабул иткән. Ул торак мәсьәләсен хәл итүне, икенчедән, яшь табибларның ординатурада укуына түләүне күзаллый. Бу инде эш башлауга да, тормыш көтеп алып китүгә дә яхшы шартлар бар дигән сүз.
Якташ студентлар Радик Буранбай улына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Үзара аралашу, күзгә-күз карап сөйләшү киләчәк бәйләнешләргә нигез салгандыр, мөгаен.
Читайте нас: