Барлык яңалыклар
Социаль мохит
21 март 2019, 16:11

Беренче сабый өчен акча бирү дәвам итә

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гаиләдә туган беренче бала өчен түләүләргә 523 млн. сум акча бүлү турындагы карарга кул куйды.300 мең сумлык матди ярдәмгә программа әгъзалары булып үз вакытында теркәлгән, сабыйлары 2019 елның 1 гыйнварына кадәр туган гаиләләр дәгъва итә ала. Бер мәртәбә түләнә торган бу матди ярдәмне документларын 2019 елның июненә кадәр тапшырган гаиләләр алачак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гаиләдә туган беренче бала өчен түләүләргә 523 млн. сум акча бүлү турындагы карарга кул куйды.
300 мең сумлык матди ярдәмгә программа әгъзалары булып үз вакытында теркәлгән, сабыйлары 2019 елның 1 гыйнварына кадәр туган гаиләләр дәгъва итә ала. Бер мәртәбә түләнә торган бу матди ярдәмне документларын 2019 елның июненә кадәр тапшырган гаиләләр алачак.
Гаиләләр сабый туганнан соң алты ай эчендә матди ярдәм сорап заявка бирә ала. Әлеге вакытта мондый сертификатлар 2764 гаиләгә бирелгән. 7300 яшь гаилә программа әгъзалары булып тора.
Читайте нас: