Хәйбулла районыннан Тамара Николаевна һәм Александр Михайловичның төп байлыгы – 12 кызлары һәм 4 уллары. Дүртесе генә үзләренеке булуга карамастан, алар өчен балаларның барысы да – кадерлеләр. Тәрбиягә алган сабыйларның күбесе – кызлар. Һәрберсенең үз фамилиясе, әмма кызларга хас булганча, барысы да озын чәч үстерә. Тамара ханым озын чәчне сәламәтлек һәм матурлык билгесе дип исәпли. Балалар даими чыныгу өстендә эшлиләр. Шуңа күрә чирләмиләр дә. Гаилә пары кызларын һәм улларын тәрбияләү тәҗрибәсе белән Бөтенрусия гаиләләрне алыштыручылар ассамблеясында да уртаклашкан.
Башкортстанда яшәүче күркәм гаилә вәкилләре конкурсның финалына чыгу бәхетенә ирештеләр. Ел гаиләсе исеменә исә Учалыдан Юмагуҗиннар гаиләсе лаек булды. Алар мондый бәйгеләр күбрәк булсын иде дип исәпли.
Кунакбаевлар гаиләсе турында аерым әйтергә кирәк. Алар – Русиянең иң күркәм авыл гаиләсе. Конкурста 80нән күбрәк гаиләне артта калдырып, җиңү яуладылар. Кунакбаевлар – мәдәният хезмәткәрләре. Зур шәхси хуҗалык тоталар, өч малай тәрбиялиләр. Нәни кызчык алып кайту турында хыялланалар.
Зур гаилә планлаштыру яңа трендка әйләнеп барган заманда яшибез. Хөкүмәтнең бу җәһәттән ярдәме һәм гаиләләргә социаль ярдәм чараларының булуы ышаныч өсти. Быел да Башкортстанда гаилә кыйммәтләрен ассызыклаучы күп акцияләр үтәчәк.