

Юлай Азамат улын бөтенебез дә бик яхшы белә. Ул Башкортстанның танылган журналистлар династиясе вәкиле. Династияләре Юлайның әтисе - Азамат, әнисе - Гүзәл ягыннан да килә һәм 120! елны тәшкил итә. Бер уйласаң, бер кеше гомереннән дә күбрәк еллар бит бу. Юлайның картәтисе Әгъдәл Сафиновичны гына алыйк, 50 елдан артык гомерен төбәк журналистикасына багышлады, 82 яшенә (вафатына) кадәр язды, иҗат итте һәм Чакмагыш районы яшьләрен эшкә өйрәтте. Шулай ук язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак та танылды. Озак еллар Чакмагыш районының Умартачылар Советына рәислек итте, "Өмет"тә нәшер ителгән "Бал кортының назы бар" сәхифәләрен алып барды.
"Медиаиндустрия — минем өчен тормыш сулышы, яшәеш ритмы. 120 еллык журналистлар династиябезнең өченче буын вәкиле буларак минем өчен бу гади һөнәр генә түгел. Картәтәм Әгъдәл Сафинович Низаев 50 елдан артык гомерен журналистикага багышлады.
Киләчәктә, медиатармак минем яраткан хоббига әверелүен теләр идем.
Бишенче ел «Татмедиа» системасында эшлим һәм бу оешмага рәхмәтем иксез-чиксез. Район филиалы SMM-белгече, радио режиссеры вазифаларыннан башкарган идем, хәзер республиканың иң мәртәбәле редакцияләрендә хезмәт куям.
Журналистика — инде ул мәңгелек командировка, гел юлдасың! Бүген Казанда, иртәгә Мәскәүдә, аннары иртәгә соңга Омск белән Екатеринбургта яисә Питерда булуың ихтимал. Яратам һөнәремне", - дип белдергән ул "Татарстан" журналында.
Юлайның үзеннән дә әлеге темага кызыксындык. Социаль челтәрләрдәге постларын күреп алгач, һәр журналистка хас булган кызыксыну хисен тыеп булмады.
"Татмедиа"бызның PR-директоры, бихисап проектлар авторы булган Ләйсән Наил кызы Сафинага зур итеп рәхмәт! "Яңа исемнәр"нең дә авторы нәкъ ул. Белсәгез, иң башта ничек катнашырга теләмәдем, тавыш бирүгә дә иң башта сәерсенеп карадым. Халык арасында мине хөрмәт итүчеләр бармы соң, дигән уйлар булды башта. Шулай да, катнашкан чакларда - бер-бер артлы газиз якташларымнан җанны иркәли торган сүзләр ишеттем, хатлар алдым. Үзебезнең Чакмагыш, Бүздәк, Бакалы, Илеш һәм тагы әллә күпме районнардан якташларым ихтирам күрсәтте. Кичә генә журналларны кулга алалдым, урак чорыдай кызу вакытлар. Берсен гаилә архивына, икенчесен Аблаем китапханәсенә инде. Якташлар, авылдашлар бит минем турыда чыккан һәр басманы җыеп бара. Ул оялам ул күренештән. Ни эшлисез инде? Кирәкми, дигәнем дә бар. Ә шулай да якташларга һәрчак ихлас рәхмәтлемен", - ди әңгәмәдәш.
Әйткәндәй, Юлайның әнисенең абыйсы Ринат Рәҗәпов - Башкортстанның дәүләт гәзитләрендә ихтирам яулаган абруйлы фотожурналист. Айгөл нәнәсенең абыйсы Хәким Гыйләҗев - 1968—1972нче елларда Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе.
Башкортстанда танылган журналистик династиянең бу егетенә дә зурдан-зур уңышлар, алга таба да хезмәтен лаеклы дәвам итүен телибез.