Шәхес янында
7 Мая , 05:37

Ихлас кеше ул Гөлзәминә апа

Мәктәп елларыннан ук күңелдә якты бер образ сакланып калган: менә без, укучы балалар, йөгерешеп килеп, лаборатория ишеген шакыйбыз: ә анда көләч йөзле һәм ыспай гәүдәле Гөлсәминә апабыз каршылый.

Ихлас кеше ул Гөлзәминә апаИхлас кеше ул Гөлзәминә апа
Ихлас кеше ул Гөлзәминә апа

Бу вакыттан соң инде дистәләрчә еллар үткән, ә Гөлзәминә апабыз бүген дә шундый ук мөләем һәм тыйнак, ихлас һәм  сабыр карашлы сөйкемле зат булып кала. Бүген инде ул сөекле әни һәм нәнәй дә, авылдашлар өчен хөрмәтле ак әби дә. Калмашбашның нурлар чәчеп утырган Ак мәчетендә үткән Ураза гаете бәйрәмендә очраштык без быел да. Бу көнне мәчеткә килгән һәркем аңа тирән хөрмәт белән дәште, Аллаһ йортын тәрбияләүгә салган хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.

   Гөлзәминә апа белән әңгәмәбез аның балачагы, яшьлеге елларына алып китте. Үзен Кырла кызы (авыллар кушылганнан соң, бүген Кырла авылы Калмашбашның бер урамы булып калды) дип санаса да, Гөлзәминә апа ерак Үзбәкстанда дөньяга килгән икән.

   -Әтием Идиятулла Зиннәтуллин бик яшьли Бөек Ватан сугышына киткән һәм яу кырыннан бер аяксыз булып кайткан. Әнием Гөлгенә Ахунова ул чакта авылда кибетче булып эшләгән. Өйләнешкәч, Үзбәкстанга юл алганнар. Әтием хисапчы булып эшли башлаган, 1946 елның апрелендә мин туганмын. Ләкин, кызганычка каршы, әти-әниемнең юллары аерыла һәм әнием мине, биш айлык кызын алып, авылына юллана, - дип хәтирәләргә бирелә Гөлзәминә апа. - “Үзең дә бала гына бит әле, кызыңны безгә бир”,- диючеләр дә була озын-озак кайтучы поездда, ләкин әни: “Юк, бирмииим!”,- дип мине күкрәгенә ныграк кыскан...

   Картәтисе Шәрәфелислам белән нәнәсе Җәннәтелмәүә авылның иң хөрмәтле, иң белемле кешеләре исәбендә була. Гөлгенә апа юлдан кайтып җитүгә, климат алыштырып, бик каты чирләп ала, күкрәк баласы Гөлзәминәне нәнәләре тәрбияли. Соңрак Гөлгенә апа Сәвәде егетенә тормышка чыгып, кызлар һәм уллар тудыра, ә Гөлзәминә апаны картәтисе белән нәнәсе бирми, үзләре үстерә.

   -Алар кочагында рәхәт үстем, әниләр-туганнарым белән дә бер булып яшәдек,- ди ул.- Авылда мәктәп сигезьеллык кына булгач, 9-10нчы сыйныфны Уфада тәмамладым. Ул елларда институтка конкурссыз керү өчен мәктәпне тәмамлагач ике ел эшләргә кирәк иде. Мин, картәтием дә авырып киткәч, авылга эшкә кайттым. Ике ел буена башмаклар карадым, сыер саудым.

    Менә шул вакытта очрата кыз үз ярын: Калмашбашның чибәр һәм булдыклы егетләренең берсе Әдип абый Бәширов ул вакытта Бәләбәйдә авыл хуҗалыгы техникумында укып йөргән була. Институтка керү хыялы белән янган кызны инде ул, әлбәттә, җибәрми: елдан артык дуслашып йөргәннән соң яшьләр өйләнешә. Бригадир булып эшләгән коммунист Әдип абый белән комсомолка Гөлсәминәгә картәтиләре Шәрәфелислам үзе никах укып, фатыйхасын бирә.

   -Мәктәптә эшли башлавың кайчан булды, Гөлзәминә апа?

   -Ул болай булды: бер укытучы бәби ялына киткәч, белемең бар дип, мине кыстадылар. Кече сыйныфларны укыттым, аннан инде эшкә булган җитди мөнәсәбәтемне күреп, эшләр белән идарә итүче итеп күчерделәр. Кассир да, хисапчы да булдым, соңрак лаборант булып озак еллар эшләп, хаклы ялга чыктым,- дип сүзен дәвам итә ул.- Эшемне бик яраттым. Элек бергә эшләгән укытучылар бүген дә: “бихисап экспонатлар арасыннан кирәклесен бер мизгел эчендә ничек табып бирә алдың син?”,-дип искә төшерәләр. “Һәркайда, һәрнәрсәдә тәртип яраттым, эшкә җаваплы карадым, бар сере шунда аның”, дим. Язуым бик матур иде, 30 ел буена мәктәпне тәмамлаучы егет һәм кызларның аттестатларын тутырдым, бер генә документны да бозмадым, шуңа сөенәм (елмая).

   Әдип абый белән Гөлзәминә апа 57 ел бергә тату гомер кичерәләр, өч балаларын олы тормыш сукмагына бастыралар. Бүген инде балалары һәркайсы тормышта үзен тапкан хөрмәтле белгечләр. Кызганыч, моннан дүрт ел элек Әдип абыйның гомере өзелгән, Гөлзәминә апаның бүген дә аның турында уйламаган минуты юк.

   -Әдип яхшы тормыш иптәше, яхшы әти булды, кайда гына эшләсә дә, үзен үрнәкле итеп күрсәтте. Төп нигездә йорт салып, кайнанам Маһира Ситдыйк кызы белән бергә 33 ел тату гомер иттек. Ул ирен сугышта югалтып, 3 баласын ятимлектә үстергән тырыш, булдыклы кеше иде. Ул елларда бит әле авылда балалар бакчасы юк, без Әдип белән гел эштә, балаларны тәртипле-эшсөяр итеп үстерүдә кайнанамның өлеше бихисап,- дип гомер йомгагын сүтә Гөлзәминә апа.- Ике яклап туганнар белән дә аралашып, якын итешеп яшәдек. Күршеләребез белән бердәм булып гомер иттек. Боларның барсы өчен дә Аллаһка рәхмәтлемен.

   -Мәктәптә эшләү еллары тагын да нәрсәсе белән истә калды, Гөлзәминә апа?

   -Бүген уйлап утырам да, нинди бәхетле үткән безнең ул еллар дип сөенәм. Ул чорда мәктәп тулы бала: урта мәктәп итеп үзгәртелгән елларда 780 укучыбыз бар иде. Укытучылар да, техник персонал да дистәләрчә кеше, барыбыз да тату булып, бердәм булып эшләдек. Исемдә, Риф Муфаззалов абый директор булып эшләгән чорда яңа мәктәп бинасы төзелде. Бина әзер, шуңа өстәп, ашханә төзергә кирәк: бригада яллар өчен акча аз. Безнең бөтен коллектив дәррәү кузгалып, төзеп бетердек янкорманы: бүген дә шул ашханә хезмәт итә әле (көлә). Өлкән сыйныф укучыларының да хезмәте күп керде: алар таш чыгарды, комын да ташыды, нигез дә чокыды. Аннан, исеңдәдер әле, безнең мәктәп укучылары-укытучылары ялан-кырдан кайтып керми иде бит: җәен  чөгендер утый, сентябрь башыннан алып тәмам кар ятканчы мәк-бәрәңгесен җыя, кар астыннан чокып чөгендерен кисә идек. Бала-чага шаян бит инде, үзләре белән пычак та йөртәләр, йөк машинасы арбасына төялешеп ничәшәр чакрым юллар үтәбез... Бүген, уйлап карасаң, чәчләр үрә торырлык. Әлбәттә, курка идек, хәвефсезлек чаралары турында аңлату алып бара идек, тик шулай да... Шөкер, шул елларда ник бер зур гадәттән тыш хәл булсын! Балалар бик тыңлаучан-тырыш булдылар, укытучының да авторитеты зур иде ул чакларда. Бүген исә шаккатмалы хәлләр: балалардан такта сөрттерү, үзләре яшәгән-укыган әйләнә-тирәлекне җыештыру өчен ата-аналарыннан рөхсәт сорау кирәк. Менә бит ул заманалар аермалыгы!

   -Гөлзәминә апа, авылыбызны күркәм мәчетле итү фикере белән дә башлап Әдип абый белән сез чыктыгыз дип беләм. Эш нидән башланды?

   -Безнең авыл халкы электән бик укымышлы, мәдәниятле булган. Бер авылда өч мәчет эшләгән! Югары очта – Зәңгәр мәчет, авыл уртасында – Ак мәчет, Кырла очында – Яшел мәчет иман нуры тараткан. Совет чорында Кырла очындагы мәчетны башлангыч мәктәп итеп файдаланалар иде, мин шунда укыдым. Югары очтагысын мал абзары итеп кулландылар иде булса кирәк, ә Ак мәчет бурасын медпункт итеп яраклаштырганнар.

   Картәтием бик укымышлы иде, миңа да кечкенәдән догалар ятлатты. 2001 елда хаклы ялга чыктым. Шул чорда Уфадан авылдашыбыз Әгъләм абый кайтып йөри иде һәм ул безгә дин сабаклары бирә башлады. Авылда динебезгә сусаган кешеләр байтак җыелган икән, ул чактагы авыл хакимияте башлыгы Рәвилә Хөсәеновага рәхмәт, безгә мәдәният йортының ЗАГС бүлмәсендә дәресләр алырга рөхсәт итте. Бергә уйнап үскән күршем Мөслимә, аның иптәше Фәдис Бәдгетдиновлар, Гөлҗиһан апа Рамазанова, Сөнәгать абый һ.б. белән бергәләп укыдык. Тик белем алган бүлмә бик суык булгач, чиратлашып һәркайсыбызның йортында шөгыльләнә башладык. Менә шул вакытта Әдип абыең авылыбызда Ак мәчетне торгызу кирәклеге турында фикер әйтте (әйткәндәй, аның картәтисе Ак мәчеттә указлы мәзин булган). Әлеге идеяне  безнең балалар да, барлык авылдашлар да дәррәү килеп күтәреп алдылар. Иман йортын агачтан салырга булдык. Күмәк көч – яу кайтара диләр бит, 2009 елда Бөрҗән якларыннан искиткеч матур бура кайтарылды, 2010 елда язын эшләр башланды. 2011 елның язында мәчетебез тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты һәм менә унбиш ел дәвамында ул уңышлы эшләп килә. Ак мәчетнең яңа бинасы нәкъ элеккесе урынында диярлек калкып чыкты һәм аны ачарга Тәлгать Таҗетдиннең үзе килүе зур мәртәбә булды. Җәмигъ мәчет дип атала ул, ягъни элеккесенең эшен дәвам итүче мәчет  мәгънәсендә. 2012 елдан башлап мәчетебездә мәхәллә эшләп килә. Күп еллар бергә Калмашбаш мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшем, абруйлы укытучы Фәнзилә Галинур кызы Нуриева мәхәллә рәисе булып хезмәт итә, эшен белеп, җиренә җиткереп эшли.

   Бүген Калмашбаш мәчете Чакмагышның иң уңышлы эшләүче дини йортлары исемлегендә. Анда дини бәйрәмнәрдә халык күп җыела, һәрдаим җомга намазлары укыла, ул авыл халкын берләштерүче изге урын булып тора.

   -Иң куандырганы шул: ачылган көненнән алып Ак мәчетебездә дини укытулар алып барыла. Һәр җомгада бер төркем өлкәннәр җомга намазына кадәр дини белемнәр алса, шул ук көнне төштән соң, дәресләр тәмамлангач, дистәдән артык бала укырга килә. Бүген инде арада бик яхшы итеп Коръән укыганнары бар. Моңа ничек куанмыйсың?

   Узган елда авылдашлардан җыелган сәдака акчаларына мәчеткә илтүче юл һәм сукмаклар яңартырды, быел күмәк көч белән бина эченә су кертү мәшәкатьләре белән янабыз. Бергәләп тотынгач, эш карышмый инде ул.

   Гөлсәминә апаны тыңлыйм да, аңа карап сокланам: шушы кечкенә ханымда күпме илаһи көч һәм дәрт, изге эшләр кылуга күпме омтылыш бар!  Изге эшләрегез үзегезгә бәрәкәтләр булып кайтсын!

                                                          Гөлара Арсланова.

                                                          Чакмагыш, Калмашбаш.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас